Җәмгыять
15 февраль 2024, 09:22

Күбрәк тарта башлаганбыз

Росстат 15 яшьтән олырак кешеләрнең тәмәке тартуы турында мәгълүмат бастырган.

Күбрәк тарта башлаганбызКүбрәк тарта башлаганбыз
Күбрәк тарта башлаганбыз

2023 ел ахырына Башкортстанда 15 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрнең 18,8%ы тәмәке тарткан. Бу Русия буенча уртача күрсәткечтән бераз күбрәк, илдә тәмәке тартучылар саны 18,7% тәшкил итә.

Әйткәндәй, иң күп тәмәке тартучы халык Яһүд автономияле өлкәсендә  –39,9%. Аннары исемлекне Чукот (38,4%) һәм Ненец (36,8%) автономияле округлары дәвам итә. Тәмәке тарту белән б аз мавыгучылар – Чечня (1,2%), Ингушетия (3,3%) һәм Краснодар крае (6,2%) халкы.

 

Фото:az.sputniknews.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас