Еллар узган саен канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да Әфганстан сүзен ишетү газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата.
Илеш районы Лаяшты авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дә газиз туган җирендә яшәүче Фидрат Хәсәнов - шул елларның шаһиты, канкойгыч вакыйгаларның уртасында кайнаган иң өлкән яугирләрнең берсе. Аңа быел 73 яшь тулган.
Ул Хәтирә һәм Рифгать Хәсәновларның күп балалы гаиләсендә дөньяга килгән. Башта Лаяштыда, арытаба Ишкар һәм Югары Манчар мәктәпләрендә белем алган. М.Гафури ис. колхозда төрле эшләр башкарган. 18 яше тулган егетне ил алдындагы изге бурычын үтәр өчен хәрби хезмәткә Монголиягә җибәргәннәр. Армия сафларыннан соң киләчәк язмышын хәрби һөнәр белән бәйләргә уйлаган. Шуңа күрә Украина, Германиядә инженер-төзелеш батальонында хезмәт юлын дәвам иткән. 1982-1983нче елларда Әфган җирендә үлем белән күзгә-күз очрашып, бурычын җаваплы үтәгәне өчен күп санлы медальләр белән бүләкләнгән. Фидрат Хәсәнов 27 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган. 1991 елда лаеклы ялга чыккач, Илешкә кайтып төпләнгән. Үз йортын салып кереп, туган колхозында баш инженер булып эшләгән.
Шәхси тормышына килгәндә, 1972 елда отпускка кайткан вакытында Чакмагыш районы Аблай авылыннан Ралия Фазылбәк кызы белән кавышып, гаилә корган. Төрле урыннарга күченеп йөрергә, яшәү җирен алыштырып торырга туры килсә дә, нинди генә кыенлыкларга карамастан, тормыш иптәше иренә ныклы тыл, терәк булып торган. Ак халатлы, изге һөнәр иясе буларак Ралия ханым хәрби частьләрдәге медицина пунктларында эшләгән. Гаиләдә кызлары Айгөл белән уллары Альбертны үстергәннәр. Алар үз гаиләләре белән Себер якларында яшәп, оныклар куанычы бүләк иткәннәр. Кызганычка каршы, кызлары ковид авыруы аркасында якты дөнья белән хушлашкан.
Ф.Хәсәнов «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы әгъзасы булып тора, район күләмендә оештырылган чараларда актив катнаша. Мәктәпләрдә уздырылган чараларда чыгыш ясый, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Яугир авылдашлары Рәфит Ахунов, Назыйф Садертдинов белән бергәләп инициатива күрсәтеп, Лаяшты авыл клубы алдында Әфганда һәлак булган Рәзиф Хәнафиев һәм яугир-интернационалистлар истәлегенә һәйкәл куйдыртканнар.
Бүгенге көндә Фидрат Рифгать улы, хәрби чорларын йөрәге аша уздырып, авыр сулап куя. Яшьләрне туган илебезне сакларга, ватаныбызны якларга чакырып, хәрби хезмәттән курыкмаска, тәвәккәл һәм тырыш булырга өнди.