Җәмгыять
14 февраль 2024, 10:45

Җитәкчем аванс түләмәскә хокуклымы?

Арагызда аванссыз эшләүчеләр бармы? Булса, белгеч фикеренә колак салыгыз.

Җитәкчем аванс түләмәскә хокуклымы?Җитәкчем аванс түләмәскә хокуклымы?
Җитәкчем аванс түләмәскә хокуклымы?

          Мин эшкуарда эшлим. Хезмәт хакын аена бер мәртәбә түли. Шулай уңайлырак, янәсе. Ә закон бу җәһәттән нәрсә ди? Аванс түләү мәҗбүриме?

                                       Курамшин Илһам.

 - Сезнең җитәкче законны боза. Әгәр сез дәүләт хезмәт инспекциясенә, җитәкчегезгә зарланып, шикаять бирсәгез, аңа штраф салыначак, - дип аңлатты юридик фәннәр докторы, Финанс университеты профессоры Марина Буянова. – Әлеге вакытта Хезмәт кодексында аванс дигән төшенчә юк. Эш өчен түләү даталары һәм аны бүләргә кирәк булган өлешләрнең күләме дә билгеләнмәгән. Түләүләрнең гомуми принциплары гына төгәл билгеләнгән: хезмәт хакы өчен түләү һәр 15 көннән дә сирәгрәк булмаска тиеш. Шуңа күрә практикада хезмәт хакы айга ике тапкыр түләнә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас