Җәмгыять
14 февраль 2024, 10:51

Эштән җибәрү ярамый!

   Русия Президенты Владимир Путин 16 яшькә кадәрге баласы булган ялгыз ата-ананы эштән җибәрүне тыючы законга кул куйды.

Эштән җибәрү ярамый!Эштән җибәрү ярамый!
Эштән җибәрү ярамый!

   Русия Президенты Владимир Путин 16 яшькә кадәрге баласы булган ялгыз ата-ананы эштән җибәрүне тыючы законга кул куйды.

   Әлегә кадәр закон буенча 14 яшькә кадәр баласы булган ялгыз ата-ананы гына эштән бушату рөхсәт ителми иде.

   Сентябрь аенда Дәүләт Думасына сугыш хәрәкәтләрендә һаләк булган ветеранның тормыш иптәшен, тормыш иптәше вафатыннан соң бер ел дәвамында, эштән җибәрүне тыю турындагы закон проекты да кертелгән иде.

   “Ел гаиләсе” һәм “Бу безнең гаиләбезнеке” конкурсы җиңүчеләре белән очрашу вакытында В. Путин күп балалы гаилә статусы турындагы указга кул куелганнан соң аларның барлык төбәкләрдә дә бертөрле ташламаларга ия булачаклары турында белдерде.

   Күп балалылар өчен ташламалар белән мәдәният учреждениеләренә, мәсәлән, музейларга, зоопаркларга барган вакытта, бөтен ил территориясендә бердәй файдаланырга мөмкин булачак.

Фото: regnum.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас