Җәмгыять
14 февраль 2024, 10:35

Борай почтальоннары – “Өмет”нең терәге, ныклы ярдәмчеләре

Кышкы суыкларга, көзге пычракка карамый, үз эшләрен намус белән башкара алар.

Борай  почтальоннары – “Өмет”нең терәге, ныклы ярдәмчеләреБорай  почтальоннары – “Өмет”нең терәге, ныклы ярдәмчеләре
Борай почтальоннары – “Өмет”нең терәге, ныклы ярдәмчеләре

     Сишәмбе көнне без,  “Өмет”челәр,  җылы тәэссоратлар, матур хатирәләр калдырган күркәм чарада катнаштык – Борайда район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы Гәрәев катнашлыгында иң булдыклы, иң тырыш һөнәр ияләре – почтальоннар – белән  очрашу үтте. Аның максаты да матур: почта тармагында эшләүче тырышларга хезмәтләре  өчен рәхмәт сүзләрен җиткерү иде.

  Очрашуга районның 50дән артык почтальоны җыелды. Аларның күпчелеге – хатын-кызлар. Күпләре бу эштә озак еллар эшли.

    Бүгенге  почтальоннар урындагы халыкны гәзит-журналларга яздыра, пенсия, пособиеләр тарата дип кенә уйласак, тирән ялгышырбыз. Замана почтальоны күптән инде совет чорыныкыннан аерыла: авыл халкы күптән инде газга, утка, чүп-чар чыгарган өчен түләүләрне, салымны почтальоннар аша түли. Гражданнарны страховкалау, көнкүрештә кирәкле товарлар сату да – алар карамагында. Хәзер почта аша суыткычларга хәтле сатып алырга була. Почтальоннар – һәр гаиләнең тын алышын белеп торучылар да, кирәк булса, ярдәмгә килүчеләр дә.

 - Хөрмәтле почтальоннарыбыз, бүген без сезне очрашып сөйләшергә, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләребезне әйтергә, алдынгыларга бүләкләр тапшырырга, шул ук вакытта сезнең теләкләрне, сорауларны тыңлап, фикер алышырга дип чакырдык, - диде Рушан Кадим улы очрашу башында.– Сез гади почтальоннар гына түгел, җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә безне халык белән бәйләп торучы звено да. Һәрбер йортка барып җитүче, һәр гаиләнең хәлен белүче, тыңлаучы, киңәш бирүче, ярдәм итүче дә сез. Тырыш, тынгысыз хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Халык сезне ярата, хөрмәт итә. Һәрбер тармактагы кебек, почтальоннарның да проблемалары җитәрлек һәм алар бик җитди. Иң беренче чиратта – түбән хезмәт хакы. Шулай булуга карамастан, сез бар тырышлыгыгызны салып, эшегезне җиренә җиткереп башкарасыз.

    Данис Рәшит улы Гыйльфанов җитәкләгән Бөре почтамтында – ул җиде районны берләштерә – 578 хезмәткәр эшли, 112 почта бүлеге исәпләнә.  Борай районында исә 14 почта бүлеге бар, аларда  115 кеше эшли. Данис Рәшит улы үзенең чыгышында болай диде:

 - Һава торышының нинди булуына карамастан – кышкы ачы буранмы, көзге салкын яңгырмы – безнең почтальоннарыбыз үз эшләрен намус белән башкаралар.  Почта өлкәсендә мөмкинлекләр артканнан-арта. Бүген теләсә кайсы почта бүлегендә банк белән теләсә нинди операцияләрне башкарып була. Банк кредит бирә аламы, юкмы – анысын да һәр кеше шунда ук белә ала.

    Сөйләшү барышында Рушан Кадим улы почтальоннардан тәгаен күпме хезмәт хакы алулары белән кызыксынды һәм “юридик нигезләргә таянып, почтальоннарның хезмәт хакын арттыруның юлларын эзләргә – авыл биләмәләре белән килешүләр төзеп, дәртләндерүче премияләр биреп булмасмы, шушы хакта ныклап уйланырга кирәк” дигән фикерне әйтте. Аның сүзләрен Данис Рәшит улы да, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гемир Хаҗетдин улы Нуретдинов та хупладылар.

    Очрашуның күңелле өлеше – алдынгы, тырыш почтальоннарны бүләкләү – аеруча җанлы үтте. Аларга Борай районы хакимияте исеменнән югары һөнәри осталык, үз эшләренә җаваплы караулары, районның почта элемтәсен үстерүгә керткән өлешләре өчен почет грамотасы һәм чәчәк гөлләмәләре тапшырылды.

   Борай районының “Алга” гәзитенең баш мөхәррире  Винера Мөдәрис  кызы Арсланова да  почтальоннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде:

 - Биредә үз һөнәренә тугрылар җыелган. Сез бервакытта да сынатмыйсыз, гәзит-журналларга язылу кампаниясе вакытында һәрбер әбүнәче белән сөйләшәсез, зур тырышлык һәм көч саласыз. Редакция белән ике арадагы дуслык киләчәктә дә дәвам итәчәк, - диде һәм Рәхмәт хатлары белән бергә бүләк сертификатлары тапшырды. Бүләкләрне тапшырганда Винера Мөдәрис кызының һәрбер почтальон турында җылы сүзләр әйтеп, дәртләндереп тапшыруы күңелдә аеруча матур тәэсир калдырды.

     Без, “Өмет”челәр дә, бу матур очрашуга буш кул белән килмәдек, әлбәттә. Гәзитебезне һәрбер йортка илтеп җиткерүдә, аны яздыруда, таратуда зур хезмәт салучы Борай почтальоннары – безнең дә зур терәгебез! Без аларга ышанабыз һәм бик тә хөрмәт итәбез. Бу көнне без Бөре почтамтының подписка буенча белгече Альбина Гәрәевага, Яңа Кизгән почта элемтәсе бүлекчәсе почтальоны Фәвисә Шәйхетдиновага, Каенлык почта элемтәсе бүлекчәсе почтальоны Фәнилә Хафизовага, Борай почта элемтәсе бүлекчәсе почтальоннары Лариса Сәлиховага һәм Луиза Михалевага, Кәшкәләү почта элемтәсе бүлекчәсе почтальоны Фидания Маликовага редакциябезнең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләребезне тапшырдык.

                                           Руфина Таҗиева.

  

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас