Җәмгыять
13 февраль 2024, 08:19

"Матурым белән" конкурсының 1нче этабы җиңүчесе билгеле булды

Котлыйбыз!

"Матурым белән" конкурсының 1нче этабы җиңүчесе билгеле булды"Матурым белән" конкурсының 1нче этабы җиңүчесе билгеле булды
"Матурым белән" конкурсының 1нче этабы җиңүчесе билгеле булды

14 февраль  - Гашыйклар көне уңеннан “Өмет” сайтында “Матурым белән” дип аталган конкурс оештырдык. Укучыларыбыздан фотосурәтләр бик күп килү сәбәпле, без бәйгене берничә этапка бүлеп үткәрергә булдык.

Шулай итеп, бүген, 13 февральдә,  “Матурым белән” конкурсының 1нче этабы тәмамланды. Уенның шарты буенча, иң күп тавыш җыючы пар җиңүче булырга тиеш иде. Миякә районының Җилдәр авылыннан Гөлназ һәм Илгиз Калючевлар бу бәйгедә беренче урынны яулады! Яшь парны чын күңелдән котлыйбыз! Йөрәкләрегездә hәрчак мәхәббәт яшәсен, тормышыгыз шикәр кебек татлы булсын, тату һәм мул яшәгез!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас