Җәмгыять
13 февраль 2024, 08:35

Элвин Грей кибермалай белән очрашкан

10 яшендә ток сугып ике кулсыз калган Илназ популяр җырчы белән танышырга күптән хыялланып йөргән булган.

Элвин Грей кибермалай белән очрашканЭлвин Грей кибермалай белән очрашкан
Элвин Грей кибермалай белән очрашкан

“Кибермалай” Илназ Дәүләтов Элвин Грей белән очрашкан.

Элвин Грей (Радик Юльякшин) 12 яшьлек Илназ Дәүләтовка үзе турындагы китапны бүләк иткән.

10 яшендә ток сугып ике кулсыз калган Илназ популяр җырчы белән танышырга күптән хыялланып йөргән булган. Күптән түгел Туймазыда үткән концертка Илназ әти-әнисе белән барган һәм Элвин Грейга чәчәк чыгарган.

Элвин Грей аны җылы сүзләр белән юаткан, тиздән малайның кулларына операция ясаячаклар.

Чыганак:Новости Башкирии

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас