Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль , 13:43

Ялган салымчылар пәйда булган

Федераль салым хезмәте русиялеләрне алдауның яңа схемасы турында кисәтә.

Ялган салымчылар пәйда булган
Ялган салымчылар пәйда булган

Бүген кеше алдап акча эшләүнең нинди генә ысулы юк. Кармакка өлкәннәр белән бергә урта яшьтәге кешеләр дә, аерым оешмалар да эләгә. Моның турында күпме язып торабыз, сөйләп торабыз, әмма, мошенникларның сүзенә алданып, аларга акча күчерүчеләрнең саны кимеми.

Алдауның яңадан-яңа ысуллары килеп чыгып кына тора. Хәзер исә мошенниклар салымчылар исеменнән дә электрон хатлар җибәрә башлаган. 

"Русия Федераль салым хезмәте исеменнән билгеле булмаган кешеләр шикле транзакцияләрне һәм салым түләүченең активлыгын ачыклау турында электрон хатлар җибәрә", — дип хәбәр итә бу хакта Русия Федераль салым хезмәте.

Әлеге хатларда алдарлар тикшерү узуны яки өстәмә мәгълүмат бирүне сорыйлар (касса документлары, счет-фактуралар, исәп-хисап счетлары, кабул итү-тапшыру актлары, аванс хисаплары һәм товар үткәрү документлары). Бу хатны укып, чынлап ышанырга мөмкин, чөнки ул рәсми хатка охшаган, аңа мөһер сугылган, имза куелган һәм ул  “документ” буларак килеп ирешкән.

Проблеманы хәл итү өчен хат ахырында куратор белән элемтәгә керергә кирәклеге әйтелгән. Әгәр инде алар белән элемтәгә чыкмасаң, һәм Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итсәң, счетың ябылачак, чөнки “куратор” һәр кешене эзләп таба алмый.

 

Әгәр сезгә шундый хат килеп ирешсә, хафага калмагыз. Чөнки Федераль салым хезмәте халыкка мондый хатлар җибәрми. Моннан тыш, салымнар турында барлык мәгълүматны салым түләүченең шәхси кабинетында белергә мөмкин. Әгәр дә шикле хатлар килсә, аларны ачмаска, ә башта ачыкларга кирәк.

“За и Против” компаниясенең генераль директоры, юрист Ольга Бодрова да шул хакта искәртә. Мошенниклар тозагына эләгүдән ничек сакланырга кирәклеге турында болай ди: "Беренчедән, шуны исегездә тотыгыз, счетларны Федераль суд приставлары хезмәте яба алмый, чөнки моның өчен тиешле суд карары булырга тиеш. Сезнең счетыгыз белән идарә итү өчен аларның техник мөмкинлеге юк, шуңа күрә мондый янаулардан куркырга ярамый. Шикле операцияләр башкарылган очракта, банк үзе счетны “туңдырырга” мөмкин, әмма бу хакта сезгә ул хәбәр бирәчәк. Федераль салым хезмәтеннән яки башка дәүләт структуралары исеменнән хәбәр килгән очракта мәсьәләне шунда ук хәл итәргә ашыкмагыз, түәдә үзегезнең бүлекчәгезгә шалтыратып, яки барып, белешегез, сорашыгыз. Менә шундый гади генә кагыйдәләрне үтәп, сез акчагыз һәм нервларыгызны югалтудан саклап калырсыз”, – ди ул.

Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга да мошенникларның бу яңа схемасы турында сөйләгез. Алданмагыз, алар да алдана күрмәсен!

 

 

Фото: dzen.ru/a/ZCSZHsTY7Tb-4jTq

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: