Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль , 13:27

Кыстыбый белән сыйлаганнар

Белоруссиядә башкорт пешекчеләре зур кыстыбый әзерләгән.

Минск шәһәрендәге "Кунакчыл Башкортстан" фестивалендә башкорт пешекчеләре диаметры 3 метр булган махсус ясалган табада зур кыстыбый әзерләделәр. Чара БР делегациясенең төбәк башлыгы Радий Хабиров җитәкчелегендә Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында үтте. 

"Фестивальдә иң яхшы Уфа пешекчеләре белорусларны республика ашлары традициясе белән таныштырдылар, милли ашларның гастрономик тарихы аша башкорт культурасын тәкъдим иттеләр", дип билгеләп үтте БРның сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев. Шулай итеп, кыстыбый әзерләү өчен 40 кг бәрәңге, 15 кг суган, 12 кг он, 3 кг май, 4 литр сөт, 7 литр су кирәк булды. Аны 500дән артык кеше авыз итте. Моннан тыш, ике көн дәвамында БРның кулинария белгечләре, рестораторлар һәм кунакханәләр ассоциациясе командасы башкорт милли ризыкларын әзерләү буенча осталык дәресләре үткәрде. "Пышка" компанияләр төркеме пешекчеләре, бренд-шеф Олеся Кульбабчук һәм пешекче Светлана Яковлева итле һәм татлы гөбәдия, чәй-бәлеш, тәбикмәк, тары боткасы белән кыстыбый әзерләү серләре белән уртаклаштылар. "Баракат" кафе челтәре бренды пешекчесе Илдар Хамматов һәм БР Пешекчеләр гильдиясе рәисе урынбасары һәм аш пешерүче Юрий Тарасов заманча презентациядә җирле продуктларга нигезләнгән ризыклар әзерләвен күрсәттеләр: ат ите белән өлеш, перловка белән пешкән ат ите(мичтә кыздырылган борыч соусы белән), өч десерт - ак шоколадлы эремчек, талкан конфетлары һәм эремсек соусы белән бавырсак әзерләп күрсәтте. 

Минск шәһәрендә яшәүчеләр башкорт ризыкларын югары бәяләделәр. Аларга әзерләүнең бөтен нечкәлекләрен күрсәттеләр, төбәкнең тарихы һәм заманчалыгы, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Кунаклар башкорт ризыкларын зур теләк белән авыз итте. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: