Җәмгыять
11 февраль 2024, 08:25

Йомыркаларны берәмләп урлый башлаганнар

Кайда да шул хәл – хаклар  да арта, урлашулар да...

Йомырларны берәмләп урлый башлаганнарЙомырларны берәмләп урлый башлаганнар
Йомырларны берәмләп урлый башлаганнар

Ут күршебез Казанда  кибет киштәләреннән тавык йомыркаларын берәмләп урлау очраклары арткан.

 Азык-төлеккә бәяләрнең кискен артуы кайбер гражданнарны урлашырга мәҗбүр итә шул. Хәзер җитештерүчеләр йомыркаларны капларга алтышарлап тутыра башлаганнар. Бу хакта «Татарстан 24» басмасы хәбәр итә.

Бу проблеманы сатып алучылар күреп алган.  Йомырка сайлаганда алар зур супермаркет киштәләрендә 10 йомырка булырга тиеш булган капларда берничәсе җитмәвен ачыклаган.

Мондый урлашуларга җавап итеп, җитештерүчеләр йомыркаларны алтышарлап сала башлаган, шулай ук 15, 20 һәм 30 данә салынган каплар да барлыкка килгән. Мондый пакетлар махсус целлофан тышча белән уратылган, ә аны ачу авыррак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас