Уфаның Дим бистәсендә бер ханым игъланнар аша кешеләргә чирле песи балалары саткан. Үзенә күрә акча эшләү ысулыдыр иде.
Ханым аларны “токымлы песи балалары” дип саткан, әмма чынында исә песиләр токымлы булып чыкмаган. Иң аянычы – песи балалары, сатканнан соң, берничә көннән соң үлә торган булганнар. Бахырларга ветклиникада да ярдәм итә алмаганнар. Зарланулар арткан. Шушындый берничә очрак теркәлгән.
Зарланучыларның берсе – Арина исемле кыз – сатып алган песи баласы үлгәч, сатучыга шалтыратып, тагын бер песи алырга теләве турында әйткән. Алар очрашканнар. Менә шунда сатучы Аринаны таныган да инде. Кыз ханымнан сатып алган песи баласының үлүе турында әйткәч, ханым аңа 1,5 мең сум акчасын кире кайтарырга тәкъдим иткән. Кыз баш тарткан. Аның бары тик беләсе килгән – ни өчен хатын кешеләргә чирле песи балалары сата? Әйткәндәй, хатын үзе песиләрне чирле дип санамый икән.
Арина үзен мошенник корбаны булдым дип саный. Әлеге хәл турында социаль челтәрләрдә язгач, кызга тагын да берничә кеше шул ук хәлдә калулары турында җавап язганнар.
Алдау юлы белән акча эшләүче кешеләр артканнан-арта. Игътибарлы булыйк, җәмәгать.
Фото: mirtesen.ru