"Болгар радиосы" Татарстанның иң популяр татар телле радиостанцияләр рейтингында беренче урынны алган. Тиешле тикшеренүне «Новые медиа» АНО белгечләре үткәргән.
Сораштыру «ВКонтакте» һәм "Telegram"да узган. Барлыгы 5 000нән артык кеше катнашкан. «Болгар радиосы» 1 950 тавыш җыйган, «Татар радиосы» - 1 300.
Өченче урында - "Китап" радиосы. Тавыш бирүдә сигез милли радиостанция катнашкан: «Курай», «Күңел», «Татар радиосы», «Китап», «Тәртип», «Болгар радиосы», «Дулкын» һәм «Татарстан радиосы».
Чыганак: tnv.ru