Җәмгыять
9 февраль 2024, 14:50

Уфада мошенниклар белән көрәшүнең яхшы ысулын уйлап тапканнар

Чит кешегә акча күчерүчеләр саны бераз кимер микән? 

Уфада мошенниклар белән көрәшүнең яхшы ысулын уйлап тапканнарУфада мошенниклар белән көрәшүнең яхшы ысулын уйлап тапканнар
Уфада мошенниклар белән көрәшүнең яхшы ысулын уйлап тапканнар

Уфада мошенниклар белән көрәшүнең гадәти булмаган ысулын уйлап тапканнар.

Үзәк базарда банкоматлар янында картоннан полиция хезмәткәрен эшләп куйганнар һәм ул «Акчагызны хәвефсез счетка күчерергә кушалармы? Туктагыз! Бу мошенниклар!» дигән язу тотып тора.

"Полицейский фигурасы чын кеше кебек, Мин аны күргәч, йөрәгем "жу" итеп куйды, курыктым", - дигән Дарья исемле Уфа кызы.

Димәк, бу полицейский игътибарны җәлеп итә инде. Кулындагы кисәтү сүзләрен укыгыч, бәлки телефон һәм интернет аша халык акчаларын чит кешегә җибәрми башлар? Әйткәндәй, Башкортстан халкы мошенникларга көн саен 6-8 миллион акча күчерә.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас