Олимпиада нинди нәтиҗәләр күрсәтте?
6-7 февраль көннәрендә Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Анда илебезнең 22 субъектыннан 8-11нче сыйныф укучылары – төбәк этаплары җиңүчеләре сынау тотты. Безнең республикадан 25 укучы катнашты һәм белермәннәр бәйгесендә Башкортстан кызлары һәм егетләре соклангыч матур нәтиҗәләр күрсәтте.
Олимпиаданың ябылу тантанасы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтте. Зур максатлар белән чираттагы сынау киңлегенә чыккан укучыларыбыз быел Уфада узган республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары иде. Алар остазларының ышанычын акладылар, белем тирәнлеге белән сөендерделәр.
Газиз ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр беренче көнне татар теле һәм әдәбиятыннан тирән белем байлыгын танытса, олимпиаданың икенче көнендә “Гаилә елы”на багышланган иҗади бәйгедә сәнгатьле сөйләм осталыгын күрсәтте.
Укучыларыбызның Казанда да сынатмый, югары нәтиҗәләргә ирешүе остазларының, укучыларының һәм аларның гаиләләренең күпъеллык хезмәтен, тырышлыгын раслый. Бу зур куанычлы вакыйга!
Ә хәзер җиңүчеләр беән таныштырыйк инде. Шулай итеп, республикадан өч укучыбыз – җиңүче, калган укучылар призерлар исемлегенә керде. Татар әдәбияты буенча – 84нче Татар гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Элина Әхмәтҗанова (ук.Ильмира Фәһим кызы Шакирова) һәм Туймазы шәһәре 7нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Альдина Зиннәтуллина (ук.Рузидә Фәнил кызы Зарипова), ә татар теле буенча Кыйгы районының 11нче сыйныф укучысы Регина Шәрәфетдинова (ук.Лилия Данис кызы Гайфуллина) җиңүче исеменә лаек булдылар.
Иҗади бәйгедә Туймазы шәһәре 1санлы интернат-мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Эльзана Бәдретдинова (ук.Зинфира Гаднән кызы Нурисламова) иң яхшысы дип табылды.
Уфа шәһәре мәктәпләреннән дүрт укучыбыз җиңүчеләр һәм призерлар дәрәҗәсенә күтәрелүе аерым игътибарга лаек. Шулай итеп, шәһәр мәктәпләрендә татар телен укучылардан 84нче Татар гимназиясеннән остазлары – Ильмира Шакированың ике укучысы Казанда җиңү яулады: Элина Әхмәтҗанова – җиңүче, ә 9нчы сыйныф укучысы Азалия Мортазина призер булды.
Олимпадаларда һәм, гомумән, киңкырлы уңышлары белән сөендереп килүче егетебез, 65нче Татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Илдан Кәлимуллин (ук.Ләйсән Өлфәт кызы Насыйрова), зур өметләр бирүче укучылар – 3нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Булат Хурамшин (ук. Фәнгизә Рафаил кызы Нәфыйкова) һәм 161нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Язгөл Варина (ук. Гөлназ Миңнебай кызы Гәрәева) призерлар исемлегендә!
горурланып кайтып киләбез. Быел татар әдәбиятыннан биремнәр шактый катлаулы булуга карамастан, укучым Элина Әхмәтҗанова ныклы белемен күрсәтеп, зур җиңүгә иреште. Укучым 5нче сыйныфтан ук олимпиадаларда җиңүче дә, призер да булды. Узган ел Казанда Халыкара олимпиадада призер булуы белән сөендерсә, быел ул — җиңүче.
Элина да, Азалия дә быел татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңү яулаганнар иде, – ди, шатлык уртаклашып, 84нче Татар гимназиясе мөгаллимәсе Ильмира Шакирова.
Уфаның 65нче Татар гимназиясе укучылары да ел саен Казаннан матур уңышлар белән генә кайта.
– Бу укучыларны туган телгә сөю берләштерә, алар Казанда ел саен республика данын яклый. Бүләкләнүчеләр арасында безнең гимназиянең 11нчы сыйныф укучысы Илдан Кәлимуллинның да булуы бик куанычлы. Ул татар теле һәм әдәбияты буенча республикада – жиңүче, ә хәзер төбәкара олимпиадада призер булу бәхетенә иреште. Бик сәләтле укучыбыз, гимназиябез горурлыгы ул! – ди остазы Ләйсән Насыйрова.
Республиканың Туймазы, Кыйгы, Борай, Бакалы, Балтач, Федоровка, Илеш, Миякә районнары һәм Уфа һәм Нефтекама шәһәрләре укучылары һәм укытучыларының активлыгын һәм тырышлыгы аерым мактауга лаек. Бу укучылар Казанда да мактаулы урыннар яулады.
Олимпадада сынау тоткан егет-кызларның Казанга бу сәфәре белем бәйгесе булып кына истә калмады. Укучылар Шәһри Казанның тарихи, истәлекле урыннары буйлап сәяхәт итте, газиз милләтебезнең мәдәни кыйммәтләре белән танышты, күркәм чараларда катнашты, Г.Камал исемендәге Татар академия театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакльләр карады.
Төбәкара олимпиадада катнашкан, җиңгән һәм призер булган егетләрне һәм кызларны, аларның остазларын, әти-әниләрен, оныкларында туган телгә сөю тәрбияләүче әби-бабаларын чын күңелдән котлыйбыз һәм Халыкара олимпиадада да сынатмый, йөрәк һәм акыл белән туплаган белемнәрен күрсәтеп, уңышларга ирешүләрен телибез.
Кадерле яшь дуслар, сезнең максатчанлык, уңышлар бөтен республикабыз мәктәпләрендә белем алучы яшьтәшләрегезгә, укучы малай-кызларга үрнәк булсын. Сезнең сафларга кушылучылар күп булсын!