Җәмгыять
9 Февраля 2024, 07:14

СВОдагы егетенең бөтен акчасын туздырып беткән.

Егет йөргән кызын оятсыз дип атаган һәм хокук саклау органнарына гариза язган.

aif.ru СВОдагы егетенең бөтен акчасын туздырып беткән.aif.ru СВОдагы егетенең бөтен акчасын туздырып беткән.
СВОдагы егетенең бөтен акчасын туздырып беткән.Фото:aif.ru

 

  • Без Лариса белән мәктәп эскәмиясеннән таныш, - дип сөйли егет. – Мәктәпне тәмамлаганнан соң бер компаниядә аралаштык. 2022 елда бергә ремонт ясадык һәм якыннан аралаша башладык. Өйләнешербез дип уйлаган идек, октябрь аенда мин мобилизациягә эләктем. Минем СВОдагы эш хакымны җыеп барырга, ялга кайткач өйләнешергә карар иттек.

Ногинскида яшәүче Иван үзе  белән булган хәлне бәян иткән. “Ул мине көтәм дип калды. Хәзер беләм инде, алай түгел”,- ди ул.

Иван штурм бригадасында хезмәт итә. Әти-әнисе мәрхүм булганнар, якын туганнарыннан сеңлесе генә бар.

СВога киткәндә Иван кәләшенә эш хакыннан сеңлесенә ай саен 20 мең күчереп барырга кушкан. Әмма Лариса моны оныткан, ахры...

Лариса бер тапкыр кияүгә чыгып, бала белән аерылышып кайткан. Ире аның хыянәтләрен кичермәгән диләр.

Иван 2023 елның февраль аенда ялга кайтып китә. Ул киткәннән соң Лариса интернетка социаль челтәрләргә яңа машина фотографиясе куя.

Иванның күңеле сизә: беркайда да эшләмәгән Лариса каян акча алды икән? Шикләнүләр бушка булмый: картада аның бер тиен дә акчасы калмаган булып чыга.

Лариса белән алар икенче юлы ялга кайткач тикшерүче кабинетында очрашалар. Иван 800 мең сумны кире кайтаруын таләп итеп полицияга гариза язган. Ларисаның стриптизер чакырып 30 яшен үткәрүе дә билгеле булган...

“Лариса минем белән тикшерүче янында кырыс, оятсыз сөйләште”, - ди Иван. Лариса, Иванның акчасы картага күчү белән үзенең киви-кошелегына күчереп барган. Әлеге вакытта банк исәбеннән акча урлау факты буенча җинаять эше ачылган.(п."г" ч.3 ст.158 УК РФ)

Әйткәндәй

Русиядә федераль законга ярашлы, СВОда катнашучылар һәм аларның якын туганнары бушлай юридик ярдәм алала.

Чыганак: msk.kp.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас