Районыбыз китапханәләрендә, мәдәният йортларында Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның 90 еллык юбилеена багышланган кичәләр, очрашулар үтте.
Башкортстанның беренче президенты Чакмагышны, аның халкын яратты, район юбилейларына, очрашуларга еш килә, райондашларыбыз белән ихлас аралаша иде. Балкып утырган мәһәббәт мәдәният сарае, спорт комплексы, гимназия төзелешендә аның ярдәме бәяләп бетермәслек.
Мин үзем аның аның кулыннан "Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән почетлы исем алуым белән чиксез горурланам! "Молодец, сеңлем, уңышлар сиңа"-дигән сүзләре әле дә хәтеремдә. Хәтер мәңгелек, халкыбызның аңа булган рәхмәте, эчкерсез ихтирамы аның рухына дога булып ирешсен иде!
Бу шигыремне Мортаза Рәхимовның якты истәлегенә багышлап ачылган һәйкәл уңаеннан яздым һәм “Өмет” күп меңләгән укучылары игътибарына тәкъдим итәм.
Ул пиджагын иңнәренә салып
Еракларга төбәп карашын
Басып тора һәм белә: аның Башкорт иле
Ышанычын аклап, киләчәккә
Ул күрсәткән юлдан барасын.
Алып батыр сыман карашлары
Төбәлгәнме мәгърүр Уралга?
Ил тезгенен тугры кулда тотты,
Барлык көчен салды үз төбәген
Гөл-чәчәккә генә күмәргә,
Горурланды Салаваттай Бөек башкорт улы булганга.
Һәр калыккан мәктәп, клуб, йортлар
Исбатлады тырыш хезмәтен,
Яңа юллар, корычтан күперләр
Раслый бүген дә һәйкәл булып Илбашының
Үз халкына булган хөрмәтен!
Гадел булды , изгелекләр кылу
Булды аның яшәү максаты,
Таянычы булды халкыбызның
Кирәк чакта булды калканы.
Карашларын еракларга төбәп
Горур кыя сыман ул тора.
Буатка бер туган узаманга
Рәхмәт әйтеп игелекләренә,
Халкы сөюдән аңа һәйкәл кора!
Илсөяр Киреева, Чакмагыш авылы.
Автор фотосы.