Җәмгыять
8 февраль 2024, 06:47

Гаилә корырга җыенсаң, экспертиза үт

Кайсыбер табиблар моны  кирәк эш, ди. Ни өчен?  

Республикада гаилә корырга җыенган булачак ир белән хатынның генетик туры килүенә экспертиза ясау мәсьәләсе күтәрелде. Бу тема БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет утырышында каралды. Комитет рәисе Салават Харасов белдерүенчә, кайсыбер медиклар гаилә корыр алдыннан булачак ир белән хатынга генетик туры килүгә экспертиза үткәрү кирәк, дигән фикердә. Бу башлангыч балаларның төрле генетик аномалияләр белән туу хәвефен киметер иде, ди  табиблар.

Әмма  республиканың яшь гаиләләренә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы доклад белән чыгыш ясаган гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова бу башлангычны этик яктан  бәхәсле дип атады.

“Гаилә корыр алдыннан булачак ир белән хатынның үзара генетик туры килү-килмәвенә  тикшерү үтү тәкъдиме Дәүләт Җыелышында каралмый”, – диделәр парламентта.

Парламент рәисе Константин Толкачёв та бу мәсьәлә закон дәрәҗәсендә  карала торган сорау түгел, диде. Аның сүзләренчә, өлкәннәр кем белән һәм кайчан бала табарга икәнен үзләре хәл итәргә хокуклы.

“Мондый тәкъдим  Дәүләт Җыелышына чыннан да килгән иде. Ул соңгы арада төрле авыруларга ия балалар саны арту уңаеннан медицина даирәләрендә өлгергән. Депутатларга төрле тәкъдимнәр килә, әмма аларның барысы да карала дигән сүз түгел әле. Гаилә корыр алдыннан шундый генетик экспертизаны мәҗбүри ясау турында, әлбәттә, сүз бармый. Без бу дөньяга  кемнең – туарга, кемнең тумаска икәнен хәл итә алмыйбыз. Медицина актив үсештә, шуңа да һәр баланың тууга гына түгел,  сәламәт һәм бәхетле тормышка да хокукы бар”, – дип белдерде үз фикерен Константин Толкачёв.  

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас