Җәмгыять
7 февраль 2024, 15:36

"Сәламәт киләчәк" проекты иҗтимагый советының утырышы узды

"Сәламәт киләчәк" партия проектының Иҗтимагый советы утырышында халык программасы кысаларында уздырыла торган диспансеризация мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара алдынгы медикларны бүләкләү тантанасыннан башланды. БР Дәүләт Җыелышының Мактау грамотасын БР Сәламәтлек саклау министрлыгының остеопороз һәм остеоартроз буенча штаттан тыш баш белгече Илфат Гафаров алды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, шулай ук "Бердәм Русия" партиясенең ролен һәм абруен күтәрүгә керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт хатларын БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимуллина, Уфа районы Шемяк авылы авыл советы башлыгы Павел Иванюта, Дим районы шәһәр клиник дәваханәсенең  баш табибы Фәнил Шәмигулов, Республика стоматология поликлиникасы баш табибы урынбасары Азамат Шәрипов, БДМУ ректоры Валентин Павлов, Г.Куватов исемендәге РКХ баш табибы урынбасары Гөлшат Фәтхуллина һәм Республика стоматология поликлиникасының баш табибы Рөстәм Дөмәев алды.

Шулай ук республикада «Батырлык тартмасы» Бөтенрусия акциясендә актив катнашкан өчен рәхмәт хаты 2нче санлы РКХ табиб-эндокринологы Таһир Нурисламовка бирелде.

- Гомерне саклау һәм аның озынлыгын арттыру бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе, шуңа күрә диспансеризация темасы һәрвакыт актуаль. Иҗтимагый совет бу юнәлештә актив эшли, шуның белән гражданнарга вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме алу мәсьәләләрендә ярдәм итә. Без, үз чиратыбызда, аларга ярдәм итәр өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, – дип билгеләп үтте «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.

Утырышның модераторы – РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы һәм «Сәламәт киләчәк» партия проектының координаторы Римма Үтәшева.

- Республика буенча диспансеризация белән колачлау 80%тан артык тәшкил итә. Эш шунда ки, күпләр аны медицина тикшерүе белән бутыйлар. Беренчел диспансеризациягә аерым игътибар бирәбез, анда башлангыч стадиядә катлаулы авыруларның беренче билгеләрен «тотарга» мөмкин. Икенчел диспансеризациягә табибның сораулары булган кешеләр килә: тар белгечләргә приемга язалар, өстәмә тикшеренүләр билгелиләр. Мөмкинлек булмаса, республика хастаханәсенә җибәрәләр, –  ди Римма Әмир кызы.

Диспансеризация 323нче Федераль закон нигезендә үткәрелә. 18 яшькә кадәрге балалар ел саен мәктәптә, поликлиникаларда тикшерү уза. 18 яшьтән 39 яшькә кадәргеләргә – беркетелгән поликлиникада табибларга өч елга бер тапкыр, ә инде кырык яшьтән узганнарга ел саен килергә кирәк. Диспансеризация онкология, йөрәк-кан тамырлары, эндокринология кебек авыруларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә.

-Мин яңа ачыла торган ФАПларның һәм  авыллар өчен оештырылган «Сәламәтлек поезды» акциясенең әһәмиятен билгеләп үтәсем килә. Беренчел тикшерү өчен ФАПлар кирәкле барлык әйберләр  белән тулысынча  җиһазландырылган, ә поездларда тар белгечләр килә, алар район поликлиникаларында булмаска мөмкин, – ди депутат.

Диспансеризация барышы турында БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимулина хәбәр итте, бу юнәлештә  республиканың дәвалау учреждениеләренең баш табиблары үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

- Безнең поликлиника –  шәһәрдәге иң зурысы  диярлек. Тугыз филиалда 120 меңгә якын кеше беркетелгән. Узган ел 50 меңгә якын пациент диспансеризация үткән, профилактик чараларга ун меңнән артык кеше килгән. Ел саен күләмнәрне арттырабыз. Чакыруларның төрле формаларын кулланабыз – шәфкать туташлары шалтырата, «Уфанет», мобиль элемтә компанияләреннән робот рассылкасы бар. Онлайн, телефон аша язылырга яки тере чират буенча килергә мөмкин,–  дип сөйләде Уфа шәһәренең 50нче санлы  поликлиникасының баш табибы Гөлнара Мостафина.

Белгечләр чыгышыннан соң, утырыштагылар кызыклы сораулар бирделәр, киңәшләштеләр һәм диспансеризация белән колачлауны арттыру вариантларын тәкъдим иттеләр.

 



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас