Уфа шәһәренә Казахстанның “Алтын орда” автор дизайнындагы йортына нигез салучы Ырза Турсынзада килде. Ул тренинг-семинар үткәрде, үзенең серләре белән бүлеште. Бу очрашу Башкортстанның “Агыйдел” дәүләт унитар оешмасы белән килешү кысаларында оештырылды. Килешүнең максаты – әйберләр ясаганда тәҗрибә бүлешү, бергәләшеп мастер-класслар үткәрү һәм гасырларбуена сакланып килгән халык гореф-гадәтләрен саклау.
“Агыйдел” оешмасының генеральдиректоры Гүзәл Кәримова әйтүенчә, Ырзы Турсынзадының Уфага беренче килүе һәм ул аерым үрнәк булып тора: уңышның нигезе – энергетика. “Сез ул энергетиканы тоярга тиеш. Чөнки монда этник бизәкләр белән шөгыльләнүчеләр җыелды.
Ырза Турсынзада ничек итеп чигү эшләре белән шөгыльләнә башлавын, ничек итеп эшкуарлык ачуы турында сөйләде. “Мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, мин буюнәлешне эшләп китә алдым. Мин бу шөгыльлнең бөтен гаиләләргә дә, бөтен хатын-кызларга да барып җитә алуын телим. Чөнки хатын-кызлар гаиләдә бала тәрбияләргә тиеш. Милли хәтерне хатын-кыз гына саклый ала”.
Мастер-класста катнашучылар үз эшләрен ничек ачу турында белде, социаль челтәрләрдә эшләү нечкәлекләренә төшенде.