“Институт Развития Интернета” коммерциясез оешмасы ярдәмендә “20/22” дигән исемдәге нәфис фильм төшерелгән. Махсус хәрби операция башлануга багышланган тәүге нәфис фильм бу. Анда ике төп герой – Даниил һәм Алисаның тормышы күрсәтелә. Фильмда бу вакыйганы яшь буынның ничегрәк кабул итүе, аларны нинди карарларга һәм адымнарга этәрүе тасвирланган. Фильм 45 көн дәвамында Мариуполь, шулай ук Мәскәү шәһәрләрендә, Мәскәү һәм Ростов өлкәләрендә төшерелгән. Фильмның рәсми премьерасы быел февраль аенда булачак.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.
Чыганак: vatantat.ru