Җәмгыять
7 февраль 2024, 06:52

"Без цивилизацияле җәмгыятьтә яшибез"

Уфа шәһәрендәге “Торатау” Конгресс холлында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Бөтендөнья башкортлар королтае” халыкара союзы, шулай ук республиканың фәнни һәм иҗади берләшмәләре вәкилләре белән очрашты.

"Без цивилизацияле җәмгыятьтә яшибез""Без цивилизацияле җәмгыятьтә яшибез"
"Без цивилизацияле җәмгыятьтә яшибез"

Уфа шәһәрендәге “Торатау” Конгресс холлында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Бөтендөнья башкортлар королтае” халыкара союзы, шулай ук республиканың фәнни һәм иҗади берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Көн тәртибендә – төбәкне үстерү мәсьәләләре, җәмәгать оешмаларының эшчәнлеге, аларның урындагы властьлар һәм халык белән бәйләнештә булуы каралды.

Радий Фәрит улы 2024 елда булачак мөһим сәяси вакыыйгаларны билгеләде. Март аенда Русия Президентын сайлау булачак. Сентябрь аенда республика башлыгын сайлаячакбыз.

  • Болар илнең һәм безнең республиканың киләчәктәге үсешен билгеләүче төп вакыйгалар булачак, - диде ул. – Алардан тыш, быел юбилей чаралары да үтәчәк – Уфа шәһәренең 450 еллыгы, шагыйрь һәм милли героебыз Салават Юлаевның тууына 270 ел тула.

2024 елда Бөтендөнья башкортлар королтае VI королтаен үткәрәчәк һәм нәтиҗәләр ясаячак.  Королтайның рәисе, Дәүләт Җыелышы-Королтай депутаты Юлдаш Йосыпов шул хакта сөйләп үтте.

Гыйнвар аенда Баймак шәһәрендә үткән санкцияләнмәгән вакыйгаларга да тукталдылар.

  • Безнең позиция ачык һәм бер – без экстремизм һәм радикализмны хупламыйбыз, - диде ул. –Кызганычка каршы, күп кешеләр провокациягә бирелде. Минем уйлавымча, ул көнне күпләр милли кәеф белән урамга чыкмаган. Әмма кулга алынучылар бар. Без аларның киләчәк язмышлары өчен борчылабыз.
  • Минем үземне дә бу кешеләрнең язмышы борчый, - диде республика җитәкчесе. – Монда ике әйберне бүләргә кирәк. Береченчесе – “Башкорт” милли хәрәкәте. Әйе, минем тырышлыгым белән аларның оешмасын экстремистик итеп таныдылар. 2015елдан бирле алар санкцияләнмәгән 290 акция үткәргән. Димәк, аена ике, өч тапкыр урамга чыгып алар җәмгыятьне котыртып торырга тырышканнар. Без цивилизацияле җәмгыятьтә яшибез. Бу акцияләрнең плюсын күрәсезме? Мин - юк. Баймактагы вакыйгаларга килсәк, анда катнашучыларны җәзага тарттырмаячклар. Кемнәр оештырган, актив катнашкан, идарә иткән, шуларны ачыклаячакбыз. Мин хокук саклау органнарының эшенә кысыла алмыйм, тикшерүчеләрнең үз эше. Мин кеше хокуклары буенча советка бу вакыйгалар буенча эшче төркем оештырырга күрсәтмә бирдем. Сүз юридик ярдәм, игътибар турында бара. Хокук саклаучылар аждаһа алымнары белән гамәл кылмаячак

“Курай ТВ”җитәкчесе, Баймак районы якташлары вәкиле Рита Өметбаева, Баймак районы башкортлары королтае җитәкчесе Ришат Ишембитов, журналист Мурат Локманов һәм башкалар үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр, фикер алыштылар.

Чыганак:  glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас