Җәмгыять
6 февраль 2024, 07:01

Көпә-көндез урламакчы булган

Нинди хәл бу?

Көпә-көндез урламакчы булганКөпә-көндез урламакчы булган
Көпә-көндез урламакчы булган

Нинди хәл бу?

 

Башкортстанда, инде башка төбәкләргә дә барып җиткәндер, социаль челтәрләрдә коточкыч хәл теркәлгән видеоязма таралды. Стәрлетамак шәһәренең Артем урамында ак балаклава кигән бер ир кыз баланы кулыннан эләктереп, алып китмәкче булган.

Ярый, кыз бала үзеннән күпкә зур булмаса да, абыйсы белән булган. Абый кеше туганын адәм актыгыннан яклап алып калган. Теге бәндә качкан. Ә менә видеязмада ул ярыйсы ук ачык күренә.

Билгеле, балаларның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Кара уйлы бәндәне әле эзлиләр. Вакыйгага шаһит булган кешеләр бу эшкә биратаф калмас дип ышанасы килә.

Күпләрнең йөрәгенә курку салган бу хәл буенча җинаять эше кузгатылачак. Ә менә сабыйларның йөрәгеннән ул курку тиз китәрме?

Көпә-көндез шәһәр урамында балаларга ташланалар?! Кешеләр, ни булды ул бу дөньяга?

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас