Дуслар, гәзиттә "Өмет" гүзәле" конкурсын быел да дәвам итәбез. Гыйнвар аенда гәзитебездә дөнья күргән 3 кыз арасыннан бер җиңүчене билгеләргә кирәк иде. Без моңа "Вконтакте" социаль челтәрләрендә тавыш бирү нәтиҗәсендә ирештек.
Шулай итеп, гыйнварда Бүздәк районының Иске Таулар авылы кызы Айгөл Рамазанова иң күп тавыш җыеп, җиңүче булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз!
Айгөл әлеге вакытта Уфа Фән һәм технологияләр университеты студенты. Бик булдыклы кыз. Иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләр яза. "Ачыш" исемле яшь язучылар конкурсы лауреаты.
"Өмет" гүзәле" конкурсында катнашырга теләүчеләр фотоларын omet-ufa@mail.ru адресына юллый ала. Рәхим итегез!