Уфаның Калинин районы прокуратурасы коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшергән. БР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2023 елның мартыннан шул ук елның декабренә кадәр Уфаның бер балалар бакчасы мөдире "ялган" тәрбияче өчен законсыз хезмәт хакы ала барган.
Җитәкче вазифасыннан файдаланып, танышын документлары белән эшкә "урнаштырган", ә чынлыкта яңа хезмәткәр эшкә килеп йөрмәгән.
Нәтиҗәдә тугыз ай дәвамында ялган документлар нигезендә булмаган хезмәткәргә 350 мең сумнан артык хезмәт хакы "түләнгән". Аның бер өлешен мөдир үзенә алса, күпмедер суммасын танышы белән бүлешкән. "Үле җанны" эшкә урнаштыру факты ачыклангач, полиция "мошеннниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Чыганак: Башинформ.
Ксения Калинина фотосы.