2 февральдә РФ табигый байлыклар һәм экология министрының беренче урынбасары Константин Цыганов җитәкчелегендә Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә һаваның пычрануын киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру буенча килешүләр имзаланган предприятиеләр катнашлыгында киңәшмә үтте. Чара видеоконференция форматында узды, анда БР табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов, БР хөкүмәте, ЦУР вәкилләре катнашты.
Константин Цыганов билгеләп үткәнчә, 23 гыйнвардан башлап, уңайсыз метерология шартлары аркасында, власть органнарына Стәрлетамакта атмосфера һавасының пычрануы турында массакүләм шикаятьләр килә башлады. Әйтик, агымдагы елның гыйнварында халыкка 350дән артык шикаять килгән. Атмосфера һавасын мониторинглау нәтиҗәләре буенча предприятиеләр чыгаруга хас булган пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясе (ПДК) артуы теркәлгән.
БР табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов күпсанлы шикаятьләр килгән чорда атмосфера һавасын контрольдә тотуның күчмә экологик лабораториясе берничә тапкыр җибәрелгәнлеге турында хәбәр итте. Нәтиҗәләр буенча ПДК артуы ачыкланган, пычратучы матдәләр чыгаручы ихтимал чыганаклар билгеләнгән. ПДК турында мәгълүмат оператив рәвештә Росприроднадзорның Көньяк-Урал төбәк-ара идарәсе, Роспотребнадзорның БР буенча идарәсе, Башкортстан табигатьне саклау район-ара Прокуратурасы адресына тапшырыла. Анализ нәтиҗәләре даими рәвештә республика экология министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла. Ведомство шулай ук эре предприятиеләргә пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча чараларны көчәйтү кирәклеге турында хәбәр итте, бигрәк тә уңайсыз һава шартлары чорында.
РФ табигый байлыклар һәм экология министрының беренче урынбасары ведомствоара эшче төркем булдырырга һәм властьның күзәтчелек органнарының предприятиеләрнең санитар-саклау зоналары чигендә атмосфера һавасын мониторинглау һәм уңайсыз метеошартлар башланганда профилактик чаралар үткәрү буенча предприятиеләр белән үзара хезмәттәшлек итү механизмын эшләргә кушты. Бу чыгаруны киметү өчен кирәкле чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: pravitelstvorb.ru