Җәмгыять
2 февраль 2024, 05:00

Йомырка бәясе артуның чын сәбәпләре ачыкланган

Бик бәхәсле тема булды әле бу.

Йомырка бәясе артуның чын сәбәпләре ачыкланганЙомырка бәясе артуның чын сәбәпләре ачыкланган
Йомырка бәясе артуның чын сәбәпләре ачыкланган

     Соңгы айларда Русиядә йомырка һәм тавык итенә бәяләр кискен күтәрелде,  бу хәл кулланучылар һәм җитештерүчеләр арасында борчылу тудырды. Күптән түгел Росптицесоюз Авыл хуҗалыгы министрлыгына тармакка өстәмә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Әмма сораштыру нәтиҗәләре күрсәтүенчә, русиялеләрнең 74 %  “йомырка бизнесменнарына” бернинди ярдәм кирәкми, чөнки бәяләр ясалма рәвештә арттырылган, дип исәпли.

   Шул ук вакытта  төрле ярдәм чаралары тәкъдим итүчеләр дә бар. Сораштыруда катнашучыларның 14 проценты йомыркаларга сәүдә өстәмәсен 5-10 процентка кадәр чикләргә әзер булуын белдергән, 9 проценты җитештерүчеләр өчен ташламалы кредитлар идеясен хуплаган.

  Йомырка бәяләренең тарихы УФАС тарафыннан  тавык йомыркалары җитештерүче 4 компаниягә карата кузгатылган эш белән бәйле тагын да катлаулырак борылыш алды. Компанияләр картель килешүендә катнашкан дип фаразлана, бу үз чиратында продукциягә бәяләр артуга китергән. Бу контроль органнары тарафыннан җитди сораулар тудырды, шулай ук тикшерү органнарының игътибарын җәлеп итте. Әйтүе генә ансат – 2023  елның октябреннән алып компанияләр тавык йомыркаларына 16 %тан 37 %ка  кадәр хак артуга юл куйганнар.

   Бүгенге көндә Уфада иң арзан йомыркалар "Окей" гипермаркетында -  дистәсе 115 сум тора.

Фото: savvushkin-dvor.ru

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас