+21 °С
Болытлы
Бүген һәм иртәгә, ягъни 2-3 февраль көннәрендә, Уфада водительләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чаралар үтә.
Башкала Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, рейдлар юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән, исерек хәлдә автотранспорт белән идарә итүчеләрне һәм закон таләпләрен бозып, балаларны махсус урындыкка утыртмыйча, каешын эләктермичә йөрүчеләрне тотачаклар.
Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!
Чыганак: Башинформ.