Тагын шул аферистлар турында сөйлибез инде.Полиция мәгълүматларына караганда, үткән тәүлектә Башкортстан халкы мошенникларга 20 млн сумнан артык акча күчергән. Мәсәлән, Уфада яшәүче 4 кеше инвестицияләрдән һәм спорт ставкаларыннан акча эшләргә карар итеп, явыз ниятле кешеләр тозагына эләгә һәм 8 млн сумнан артык акчасын югалта.
1964 елда туган ханымга бәхет елмайган әле – банк хезмәткәрләре шикле операцияне вакытында сизеп калганнар. Нәтиҗәдә, 2,5 млн сум акча аферистларга китми кала. Туймазы, Мәләвез, Учалы һәм Дүртөйле районнарыннан кешеләрне “мошенниклар сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә тырыша” дип куркытканнар.
Иң зур зыян Октябрьский шәһәрендә яшәүче иргә салынган – брокерлык сайтында акча эшләү сылтавы белән явыз ниятле кешеләр аңардан 3 млн 886 мең сум акчасын урлаганнар.
"Билгесез кешеләрдән телефон һәм социаль челтәрләр аша килгән төрле кызыклы тәкъдимнәргә ышанмагыз! Билгесез кешеләр белән сөйләшмәгез, акча күчермәгез!”, - дип кисәтәләр полицейскийлар гражданнарны.
Фото: gosrf.ru