Җәмгыять
2 февраль 2024, 07:00

Пенсионерлар өчен яңа ташлама кертелә

Сүз - өлкән яшьтәге гражданнарга төрле активлык төрләренә юл ачучы сертификатлар бирү мөмкинлеге турында.

Пенсионерлар өчен яңа ташлама кертеләПенсионерлар өчен яңа ташлама кертелә
Пенсионерлар өчен яңа ташлама кертелә

Русия пенсионерларын күңелле яңалык көтә – тиздән алар томышларын активрак һәм кызыклырак итүче яңа льготадан файдалана алачаклар. Пенсия экспертлары төбәк дәрәҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнарга төрле активлык төрләренә юл ачучы сертификатлар бирү мөмкинлеге турында әйтәләр.

  Бу инновацион программа Башкортстанда эшли башлады инде – республикада  өлкәннәр спорт һәм танып белү дәресләренә йөрергә мөмкинлек бирә торган сертификатлар ала ала. Алар сулыш гимнастикасы, дәвалау физкультурасы, бию, йога, инглиз теле һәм хәтта балык тотарга өйрәтүче дәресләргә бушлай йөри алачак. Шулай ук республикада “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” программасы эшли. Пенсионерлар туган як турында күбрәк белсен өчен бер көнлек программадан бушлай файдалана алалар. Шулай ук Беларусь һәм Абхазиягә сәяхәтләр дә каралган.

  Бу инициатива тренер күзәтүе астында нагрузкалар таләп итүче кайбер авырулары булган өлкәннәр өчен аеруча файдалы булачак. Пенсионерлар өчен вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен бик яхшы ысул. Әлеге ташламадан файдалану өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсионерларга сертификат килеп алырга тәкъдим итеп хәбәр җибәрелер дип көтелә.

Фото: mavink.com

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас