Илдә яңа технологияләр шулкадәр тиз үсешә, кайсыбер яңалыкларга ис-акылың китәрлек! Мәсәлән, программист Александр Жадан кызлар белән үз исеменнән аралашырга... нейрочелтәрне өйрәткән. Нәтиҗәдә, соңгысы программистка танышу сайтында биш мең кыздан кәләш сайлап биргән.
"Башта программа белән проблемалар булды, чөнки ул мине “аңламый”, ниндидер тузга язмаган сүзләр язып ташлый иде. Ләкин соңрак мин аны шулкадәр өйрәттем, ул кызлар белән минем кебек аралаша башлады”, - дип сөйләгән программист.
Ни өчен Александр кызлар белән аралашуны нейрочелтәргә йөкләгән соң? Баксаң, егет гүзәл затлар белән авыр таныша, танышкач, туташлар белән ничек әңгәмә корырга белми икән. Бәлки, ояладыр. Шуңа күрә ул бу эшне нейрочелтәргә - программага йөкләргә булган.
Тиздән программа аңа танышу сайтында Карина исемле кызны табып биргән. Программа аңа кыз белән кая барырга, теге яки бу хәлдә үзен ничек тотарга, кирәк булганда, кызны ничек юатырга кирәклеген “әйтеп” торган...
Эшләр шуңа барып җиткән – үткән ел ахырында система Александрга Каринага тәкъдим ясарга киңәш иткән. Егет акыллы киңәшне тыңлаган. Яшьләр ЗАГСка гариза биргәннәр.
"Каринаны программа тәкъдиме белән сайлавым турында кәләшем ЗАГСка гариза биргәннән соң белде, әмма бу хәбәрне бик тыныч кабул итте”, - дигән программист елмаеп.
Фото: dzen.ru