Җәмгыять
2 февраль 2024, 06:45

Бишбүләктә “Ярдәм поезды” акциясе үтте

СВОда катнашучылар һәм ветераннар  - игътибар үзәгендә.

Бишбүләктә “Ярдәм поезды” акциясе үттеБишбүләктә “Ярдәм поезды” акциясе үтте
Бишбүләктә “Ярдәм поезды” акциясе үтте

2024 елның 1 февралендә Бишбүләк районында БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының территориаль бүлеге «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы оештырган ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү буенча консультацияләрнең бердәм көнендә катнашты.

БР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Бишбүләк районы буенча бүлек башлыгы Регина Сәмигуллина СВОда катнашучылар һәм аларныэ гаиләләрен шифаханәдә-курортта дәвалау белән бәйле мәсьәләләр буенча  консультация үткәрде. Консультация барышында мөрәҗәгать итү процедуралары җентекләп аңлатылды, шифаханә-курорт оешмалары исемлеге һәм юлламаны броньлау өчен кирәкле документлар исемлеге тәкъдим ителде.

- Иң еш бирелә торган сораулар - махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары. Алар төбәк шифаханәләрендә бушлай юлламалар алуга да, торак йорт салу өчен җир участогы бирүгә дә кагылды, – диде Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Дмитрий Суслин. - Һәр мөрәҗәгать буенча киңәйтелгән консультацияләр бирдек һәм кайбер мәсьәләләрне хәл итү буенча эш башладык та инде.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас