Җәмгыять
2 февраль 2024, 12:14

30 яшьлек хатын нигә миллион сум кредит алган?

   Һәм акчасын кемгәдер күчергәнме?

30 яшьлек хатын нигә миллион сум кредит алган?30 яшьлек хатын нигә миллион сум кредит алган?
30 яшьлек хатын нигә миллион сум кредит алган?

Һәм акчасын кемгәдер күчергәнме?

   Ишембайда яшәүче 30 яшьлек хатынның кредитка акча алып, аны мошенниклар исәбенә күчергән кешеләр турында ишеткәне булган, әлбәттә. Ләкин ул мондый хәл үзе белән булыр дип бервакытта да башына китермәгән.

   Ләкин бу хәл булган һәм аңа мошенниклар шалтыратып (үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар), хатын исеменә кредитка гариза язылган булуы турында хәбәр иткәннәр. Хатынкай приложениегә кереп караса, чынлап та анда үзенә инде бирелергә әзер булган сумманы күргән. Аферистларга ышанып, ул үз куллары белән гариза язган һәм кредит акчасы аның исәбенә күчкән. Мошенниклар бу акчаларны тизрәк яңа банк исәбе ачып, шунда күчерергә кушканнар. Менә шул вакытта хатынкай үзен алдаулары турында аңлап ала. Аның: “мин ни өчен ул акчаны шул исәпкә күчерергә тиеш?” дигән соравына телефонның теге башындагы адәм нәрсә дип җавап бирергә белми, аптырап кала. Барсын да аңлаган хатын сөйләшүне туктата...  

   Икенче көнне ул банкка бара һәм анда эшләүчеләр аңа кредитын вакытыннан алда ябарга булыша һәм полициягә гариза язарга киңәш итә.

   Хөрмәтле укучыларыбыз! Мошенниклар һәркемгә дә шалтыратырга мөмкин. Сак булыгыз!

Фото: aif.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас