Җәмгыять
1 февраль 2024, 10:04

Ратмир Мәүлиев: “Көрәк тотып үзегез чыгыгыз”

Мэр шәһәр хезмәтләрен тәнкыйть утына тоткан. 

Шәһәр хакимиятендә  атна  башында узган оператив киңәшмәдә кар чистарту мәсьәләсен карадылар. Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе начальнигы Рөстәм Хәмитов тәүлек саен шәһәр урамнарында 400 берәмлектән артык   коммуналь техника һәм уртача алганда 450 юл хезмәткәрләре эшли, дип белдерде. Кар эретү пунктлары тәүлек әйләнәсенә кабул итә. Узган атнада 123,6 мең куб м явым-төшем чыгарылган.

Әмма мэр Ратмир Мәүлиев бу саннардан канәгать булмаган, чөнки ул Иҗтимагый хәвефсезлек үзәге җитәкчесе Александр Овчинников докладын да тыңлап үткән. Шәһәрдә тротуарлар, ихаталардагы юллар кардан чистартылмаган, башкаланың күп районнарында карны балалар бакчаларында, мәктәпләр янында, торак ихаталарда, җәяүлеләр йөрү урыннарында өеп куялар.

Таныш хәл, уфалылар бу сүзләр белән килешә. Аз гына кар ява башласа да,  шәһәр юлларында  “бөке”ләр хасил була. Көрт баскан ишегалларыннан машиналар чыга алмый газаплана, кар астындагы бозда таеп егылып, кешеләр имгәнә (узган атнада, мәсәлән, юлларда һәм  тротуарларда таеп егылып,  45 кеше җәрәхәтләнгән, шул исәптә 12 бала. – Авт.) Аварияләр турында сөйлисе дә түгел.  

Ратмир Мәүлиев сүзләренчә, шәһәрнең барлык районнарында да техника җитәрлек, арендага алынганын җәлеп итәр өчен дә финанслар бар, шуңа бу очракта проблема кар чистарту эшен оештыруда гына.

“Безнең шәһәрдә өч урам гына түгел бит. Бу З.Вәлиди, Октябрь проспекты һәм Салават Юлаев проспекты гына түгел. Башка урамнар да бар, аларга да игътибар итәргә кирәк. (...) Эшне оештыра алмасагыз, көрәк алып коллективларыгыз белән үзегез кар чистартырга   чыгыгыз”, – дип мөрәҗәгать иткән ул район башлыкларына. 

Моңа өстәп, шәһәр башлыгына ихаталарда  тау-тау өелгән чүп-чар фотосурәтләрен дә күрсәткәннәр.

“Сезнең көн саен эшләвегезне күрмим мин. Әгәр сез көн саен эшләсәгез, чүп-чардан таулар өелмәс иде. Димәк, сез үз бурычларыгызны сайлап кына үтисез. Мондый фотосурәтләр өчен мин сезгә “икеле” куям. Тиз арада урыннарга барып, мәсьәләне шәхси хәл итегез. Мондый хәл башкача кабатланмасын”, – дигән  Ратмир Мәүлиев “Спецавтохозяйство”  муниципаль предприятиесе җитәкчесе Арсен Латыйповны тәнкыйтьләп.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас