Чишмә районы прокуратурасы юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшергән. Тикшерү нәтиҗәсендә шул ачыкланган – бер ир права алу өчен ЮХХДИнең урындагы бүлегенә ялган медзаключение биргән. Янәсе дә, аның машина йөртергә каршылыгы юк.
Шул ук вакытта бу ир-ат медицина комиссиясен үтмәгән һәм махсус наркологик исәптә торган.
Район прокуратурасы материалларны тикшерү органына җибәргән. Нәтиҗәдә, “белә торып ялган рәсми документ сатып алу һәм кулану” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, район прокурорының дәгъвасы буенча суд аның правасын гамәлдән чыгарган.