Җәмгыять
30 гыйнвар 2024, 11:01

Ратмир Мәүлиев "икеле" куйган

Кем турында сүз бара?

utv.ruutv.ru
Фото:utv.ru

Шәһәр хакимиятенең  оператив утырышында Җәмәгать хәвефсезлеге үзәге директоры Александр Овчинников мэр игътибарын урам һәм кварталлар эчендә  кар чистарту эше начар оештырылу белән беррәттән  Уфада чүп чыгару  дәрәҗәсе “аксавына” юнәлткән.  Күп контейнер мәйданчыкларында калдыклардан тау-тау чүп өемнәре хасил булган.

Ратмир Мәүлиев моның өчен “Спецавтохозяйство”  муниципаль предприятиесе җитәкчесе Арсен Латыйповны тәнкыйтьләгән. Ул оешма эшен канәгатьләнерлек түгел дип бәяләгән.  

“Сезнең көн саен эшләвегезне күрмим мин. Әгәр сез көн саен эшләсәгез, чүп-чардан таулар өелмәс иде. Димәк, сез үз бурычларыгызны сайлап кына үтисез. Мондый фотосурәтләр өчен мин сезгә “икеле” куям. Тиз арада урыннарга барып, мәсьәләне шәхси хәл итегез. Мондый хәл башкача кабатланмасын”, – дигән  Ратмир Мәүлиев. 

Чыганак: bashinform.ru

Трансляция скриншоты.
Трансляция скриншоты.
Трансляция скриншоты.
Фото:Трансляция скриншоты.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас