Җәмгыять
28 гыйнвар 2024, 13:44

Алар туган телне белергә омтыла

Нинди нәтиҗә ясарсыз икән?

Алар туган телне белергә омтылаАлар туган телне белергә омтыла
Алар туган телне белергә омтыла

Нинди нәтиҗә ясарсыз икән?

 

Мәскәү башкалабызда 21 гыйнвар көнне бушлай татар телен өйрәнү курслары эшли башлады. Дәресләр Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәгендә үтә.

Өч айлык курслар берәр сәгатьлек 13 тематик дәрескә бүленә.Дәресләр “Гаилә”, “Һөнәрләр”, “Кием-салым”, “Туган шәһәр” һ.б темаларына бүленгән.

 Шәкертләр татар алфавитын, грамматика нигезләрен яңабаштан башлап өйрәнә алачак. Сораулар төзеп, аларны сөйләмдә кулланырга, санарга өйрәнәчәкләр. Укытучылары - Альбина Валиева.

Бу курсларга ниндидер сәбәпләр белән туган татар телен өйрәнә алмаган кешеләр йөриячәк. Нинди зур вә изге теләккә ия алар. Дуслар, сезнең алдыгызда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүген мәктәптә, өйдә өйрәнегез туган телне, саклагыз аны, таратыгыз. Туган телне белмәүчеләр санын арттырып, надан булып йөрмик. Аны белмәүчеләр, күрәмсез, сездән, бездән башка да күп.

 Нинди нәтиҗә ясарсыз икән?

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас