Җәмгыять
25 гыйнвар 2024, 10:08

Үзебезнең фермалар булачак

Башкортстанда 2030 елга кадәр 300 яңа кошчылык фермасы төзү планлаштырыла.

Үзебезнең фермалар булачакҮзебезнең фермалар булачак
Үзебезнең фермалар булачак

Башкортстанда 2030 елга кадәр 300 яңа кошчылык фермасы төзү планлаштырыла. Бу кош ите җитештерүне елына 500 мең тоннага кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иткән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә республикада 21 эре кошчылык хуҗалыгы эшли. Аларда 6,4 млн баш кош-корт бар, шуларның 5,1 млны – тавыклар. Республикада елына 862 миллион тавык йомыркасы һәм 120 мең тонна кош ите җитештерелә.

Тавыктан тыш, елына 33 мең тонна күркә, 120 тонна каз, 60 тонна үрдәк ите җитештерелә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас