Җәмгыять
25 Января 2024, 03:20

Путин безне мактаган

Ярата инде ул Башкортстанны! 

Добавить в предпочтительные источники Google
Путин безне мактаганПутин безне мактаган
Путин безне мактаган

РФ Президенты Владимир Путин бу юлы да Башкортстанга мәхәббәтен белдереп, безне мактап үткән.

Республикабызга карата матур сүзләрне ул «Ел гаиләсе» һәм «Бу безнең гаиләбез» конкурсларында җиңүчеләр белән очрашуда әйтте.

Анна һәм Рөстәм Әхмәровлар гаиләсе белән аралашып, ул аларга ВДНХда уза торган «Русия» күргәзмәсенә барырга тәкъдим итте.

"Ул республиканың бөеклеген чагылдыра. Без аны бик яратабыз. Тарихны искә төшерәм: Башкортстан үз теләге белән Русия дәүләтенә кушылды, кабул итүне үзе сорады. Күп тапкырлар әйткәнем булды һәм әле тагын кабатлыйм: башкортлар чик саклау бурычын үз өсләренә алды. Ә 1812 елгы сугышта барлык яшьләрне коралландырып, 15 яшьлек ир балаларны да атларга атландырганнар», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Фото: 9111.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас