Җәмгыять
25 гыйнвар 2024, 02:58

Гыйнварның иң матур датасы нинди?

Шул көнне 103 пар өйләнешкән, ди. 

Гыйнварның иң матур датасы нинди?Гыйнварның иң матур датасы нинди?
Гыйнварның иң матур датасы нинди?

2024 елның 24 гыйнварында Башкортстанда 103 пар өйләнешкән.

Гаилә коручы яшьләр, гадәттә, туй көнен матур датага туры китерергә тырыша. Яңа елның беренче аенда матур дата булып 24 гыйнвар саналган. Шулай итеп, 24.01.2024 көнне Башкортстанда 103 пар никахларын теркәгән.

БР Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, бу көнне иң күбе Уфада никахка кергәннәр. Киров районы ЗАГСында 18 пар язылышкан, Калинин районы бүлегендә - 9, Уфа районы бүлегендә 8 пар никахларын теркәгән. Стәрлетамакта бу матур датада 10 пар өйләнешкән.

Гаилә коручы барлык яшьләрне зур тормышка аяк басулары белән котлыйбыз һәм аларның гомерләре дә, туй көннәре кебек, матур һәм парлы үтүен телибез.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас