+21 °С
Болытлы
“Балаларның хокуклары еш кына әти-әниләре тарафыннан бозыла”, - диде Башкортстан Республикасында бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина Дәүләт Җыелышы-Корылтайның бишенче утырышында чыгыш ясаганда.
Иң күп - 730 мөрәҗәгать Уфа шәһәреннән килгән. Алар бөтен мөрәҗәгатьләрнең 42 процентын били. Стәрлетамактан – 60, яисә 3,5 процент, Нефтекамадан – 43 (2,5 процент), Салават шәһәреннән – 30 (1,7 процент) мөрәҗәгать килгән. Төп сәбәп – гаиләнең уңышсыз булуы.