Җәмгыять
24 гыйнвар 2024, 09:15

“Казахстан-Башкортстан” бизнес-форумы үз эшен башлады

“Үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга, үстерергә әзербез”, - диде төбәк башлыгы.

“Казахстан-Башкортстан” бизнес-форумы үз эшен башлады“Казахстан-Башкортстан” бизнес-форумы үз эшен башлады
“Казахстан-Башкортстан” бизнес-форумы үз эшен башлады

Бүген Астанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстан-Башкортстан бизнес-форумын ачу тантанасында чыгыш ясады. Чара Казахстанның 400 предприятиесе һәм Башкортстанның 70  компаниясе вәкилләре катнашлыгында шәһәрнең Конгресс-үзәгендә уза.

Эшлекле программада Башкортстанны тәкъдим итү,  эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр, пленар сессия һәм ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем утырышы планлаштырылган.

Форумда катнашучыларны кабул итүче як исеменнән Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев сәламләде.

- Бүгенге чара Русия Федерациясе һәм Башкортстан белән хезмәттәшлегебезне үстерүдә стратегик әһәмияткә ия. Соңгы елларда Казахстан белән Башкортстан арасында  ныклы, дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Без сәүдә әйләнешенең үсешен билгеләп үтәбез, агач эшкәртүдә, химия тармагында һәм машина төзелешендә уртак проектларны гамәлгә ашырабыз. Ә үткән елның сентябрендә Казахстан һәм Башкортстан Астанада «Иннопром» халыкара күргәзмәсендә 2023-24 елларга хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планын раслады, - диде Канат Шарлапаев. - Безнең халыклар уртак мәдәни мирас белән бәйләнгән.

Башкортстан башлыгы үз чыгышында икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен  югары бәяләде.

- Без сезнең янга күтәренке кәеф, җитди ниятләр һәм хезмәттәшлекнең алга таба да динамик рәвештә үсүенә ышаныч белән килдек. Казахстан безнең өчен - төп икътисади партнер. Шулай ук Казахстанның безнең өчен  тугандаш республика булуы да мөһим.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров уртак эшнең конкрет нәтиҗәләрен дә билгеләп үтте.

- Без инде Уфадан  Астана һәм Алматага  даими авиаэлемтә ачтык. Хәзер рейслар санын арттырырга кирәк булачак. Индустриаль секторларда планлы рәвештә сәнәгать кооперациясенә күчәбез, - дип өстәде Радий Хәбиров. - Казахстан - XXI гасырга төбәлгән дәүләт ул. Һәм без, һичшиксез, сездән эшкә яңа алымнарга өйрәнәчәкбез. Үз чиратыбызда, без  мөнәсәбәтләрне ныклап  үстерергә әзер. Һәм, әлбәттә, Казахстандагы хезмәттәшләребезне һәм партнерларыбызны быел көз Уфада узачак Русия белән Казахстанның төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумында катнашырга чакырабыз.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас