Җәмгыять
24 гыйнвар 2024, 09:23

“Хыялым – кайтып, йортымны төзеп бетерү”...

Аскын районында яшәүче “Старый” позывнойлы яугир чираттагы ялына кайткан иде. 2021 елның сентябрь аенда мобилизация буенча махсус хәрби операциягә юлланган яугирнең өченче тапкыр ялга кайтуы.

“Хыялым – кайтып, йортымны төзеп бетерү”...“Хыялым – кайтып, йортымны төзеп бетерү”...
“Хыялым – кайтып, йортымны төзеп бетерү”...

Аскын районында яшәүче “Старый” позывнойлы яугир чираттагы ялына кайткан иде. 2022 елның сентябрь аенда мобилизация буенча махсус хәрби операциягә юлланган яугирнең өченче тапкыр ялга кайтуы. – Мобилизациягә кадәр КамАЗ водителе булып эшләдем. Һөнәрем буенча – төзүчемен, - диде ул. – Яңа өй төзергә дип нигезен генә салган идек, мобилизация буенча повестка килде. Башта ул Казан шәһәренә җибәрелә. Казаннан дүрт егетне кире кайтаралар һәм бер айдан Пенза шәһәренә озаталар. Әзерлек курслары үткәннән соң – Украина... “Старый” позывнойлы яугирнең гаиләсендә өч бала: тормыш иптәше белән алар ике ул, бер кыз тәрбиялиләр. – Кызымның чәченә тагып йөри торган резинкасын кул беләзегенә талисман итеп киеп киттем. Бик авыр вакытларда шуңа карап балаларымны уйлыйм, мин алар хакына исән кайтырга тиешмен дип үз-үземә сүз бирәм. Кызымны, улларымны бик сагынам, мин аларга исән кайтачакмын, дип сүз бирдем. – Украинада яугирләр тату, бердәм, дус хезмәт итәбез. Бер-беребезгә гел ярдәм итеп торабыз. Көнкүрешебез әйбәт, юынырга, ял итәргә мөмкинлек бар. Беркайчан да шушы яшьтә шундый җирдә булырмын дип уйламаган идем. Хыялым – исән-сау кайтып, йортымны төзеп бетереп, гаиләм, балаларым белән яшәү. Иң мөһиме – курыкмаска. Аллаһы Тәгалә маңгаеңа нәрсә язган, шул булачак. Язмыштан узып булмый. Барлык яугирләргә дә җиңү белән исән-имин кайтырга насыйп булсын! Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас