Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр аркасында бердәм дәүләт имтиханы системасыннан баш тарту планлаштырыла, дип ишеттем. Якын киләчәктә мәктәпләр традицион имтиханнарга әйләнеп кайтачакмы әллә? Улыбыз киләсе елга мәктәпне тәмамлый, шуңа күрә безнең өчен бу сорау бик тә мөһим.
Зинира.
- Алдагы елларда зурдан кубып бер нәрсәне дә үзгәртергә җыенмыйбыз, - дип үз фикерен белдерде бу җәһәттән Русиядә мәгарифкә күзәтчелек итү ведомствосы җитәкчесе Анзор Музаев. - Яңалыклар көтелсә, гадәттә, бу хакта яңа уку елының 1 сентябренә кадәр хәбәр итәбез.
Ведомство башлыгы ассызыклап әйткәнчә, хәзерге вакытта бердәм дәүләт имтиханнары объектив уза, экспертлар тарафыннан бу җәһәттән кисәтүләр, шелтәләр булмаган.
“Бердәм дәүләт имтиханы кертелгәннән алып аны гамәлдән чыгару турындагы өндәүләрнең туктап торганы да юк. Шул ук вакытта 2013-2014 елларда имтихан җавапларының алдан билгеле булу очраклары күзәтелмәде, киресенчә, БДИ үткәрүне контрольдә тоту көчәя генә бара”, - ди Анзор Музаев.
РФ Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор тарафыннан әзерләнгән расписаниегә ярашлы, 2024 елда БДИны 22 марттан 1 июльгә кадәр үткәрү планлаштырыла. Имтихан процедурасы өч чорга бүленә: вакытыннан алда – 22 марттан 12 апрельгә кадәр, резерв көннәр белән бергә төп вакыт – 23 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә срок – 4-9 сентябрьдә.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елгы имтихан нәтиҗәләре буенча Башкортстанда 79 укучы бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырды.
Фото: ya.ru