Җәмгыять
24 гыйнвар 2024, 08:45

Баланы уллыкка алыйкмы, әллә опекагамы?

Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла соң?

Баланы уллыкка алыйкмы, әллә опекагамы?Баланы уллыкка алыйкмы, әллә опекагамы?
Баланы уллыкка алыйкмы, әллә опекагамы?

    Гаилә коруыбызга унбер ел, әмма балабыз юк. Уйлаштык та, әти-әни каравыннан мәхрүм калган сабый алырга булдык. Төрлечә киңәш бирәләр – берәүләр уллыкка алыгыз, ди, икенчеләр – опекага. Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла соң?

                                     Дамира.

    Гаиләгә бала алу – шатлык кына түгел, зур җаваплылык та. Бу адымны бик нык уйлап эшләргә кирәк. Бала алырга ниятләгән гаилә, иң беренче чиратта,  сабыйны кабул итү формасының кайсысы аларга туры килүен аңларга тиеш.   Уллыкка алу опекадан нәрсәсе белән аерылып тора? Бу хакта Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белгечләре аңлата.

     Уллыкка, кызлыкка бала алу (усыновление)  формасын сайлаганда сабый, гаилә парының үз баласы булгандай, барлык хокукларга һәм бурычларга ия була. Бу – баланы гаиләгә урнаштыруның өстенленле формасы.

                 Үзенчәлекләре:

 - процедура суд тәртибендә үтә;

- уллыкка, кызлыкка алучылар баланың фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, туган көнен һәм туган урынын үзгәртә алалар;

- уллыкка, кызлыкка алу сере закон белән саклана – биологик әти-әнигә баланың кайда булуы турында хәбәр ителмәячәк;

- бергә яшәүче туганнарның ризалыгы таләп ителми;

- сабыйны гаиләгә кабул итүчеләр ана капиталы һәм башка түләүләр алала;

- уллыкка, кызлыкка алучылар ана капиталы күләмендә акчалата пособие алырга хокуклы ( бу - республика халкы өчен генә гамәлдә);

- уллыкка, кызлыкка алучы белән бала арасында яшь аермасы – ким  дигәндә 16 яшь.

           Опека (попечительлек) вакытында бала “приемная” дип аталучы  кабул итеп алучы гаиләгә урнаша. Опекуннар бала исеменнән эш итә алалар, әмма аның милке белән идарә итә алмыйлар.

             Үзенчәлекләре:

- баланы гаиләгә опека һәм попечительлек органы карары нигезендә тапшыралар. Карарны Башкортстанның район һәм шәһәр хакимиятләре кабул итә;

- тәрбиягә алучыларның (әлеге аралашу бала мәнфәгатьләрендә булмаган очрактан тыш) баланың туганнары белән аралашуына комачауларга хокукы юк;

- опекун баланың исемен үзгәртә алмый;

- ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән яки чикләнгән әти-әниләр хокукларын тергезергә һәм суд карары буенча баланы  кире алырга мөмкин;

- опекуннар баланы караган өчен пособие алалар, акчалар аның туклануына, белем алуына һәм дәвалануына тотыла;

- опека хезмәткәрләре балага 18 яшь тулганчы аның яшәү һәм тәрбияләнү шартларын контрольдә тотачак;

- елына бер тапкыр баланың милкеннән файдалану турында отчет тапшырырга кирәк.

     Сораулар туса, яшәү урыны буенча республиканың опека һәм попечительлек органнарына мөрәҗәгать итәргә була.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас