Йомырка бәясен күкләргә кадәр күтәрделәр. Аны хәтта Төркиядән китерәләр, диләр. Ә үзебездә җитештерүне кайчан җайга салырлар? Быел Авдон йомыркасын күрү бәхетенә ирешербезме?
Әмир Сөнәгәтов.
Чишмә районы.
Чыннан да, ничә айлар инде кибетләрдә йомырка бәясе дистәсенә 150 сум тирәсе тора. Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, Уфа районының Авдон поселогында "Башкирская" кошчылык фабрикасында карантин беткән. Ветеринар таләпләр катгыйлатылган. Йомырка җитештерүне җайга салу өчен быел февральдә бирегә чебешләр китереләчәк.
Хәтерлисездер инде, үткән елның августында кош гриппы ачыклану сәбәпле, предприятие карантинга ябылган иде.
Предприятиегә 146 мең чебеш китереләчәк, алар якынча 5 айдан соң йомырка сала башлаячак.
Планга ярашлы рәвештә, киләсе елда кошчылык фабрикасы 100 миллион йомырка җитештерергә планлаштыра. Ә аннары элеккеге күрсәткечләргә кайта башлаячак: Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, карантинга кадәр "Башкирская" кошчылык фабрикасы елына 700 млн. йомырка чыгарган.
Шулай итеп, "Авдонское" тамгасы белән йомыркаларның беренче партиясе быел җәйгә көтелә.