Җәмгыять
23 гыйнвар 2024, 12:53

Матбугат йортын ремонтлаячаклар!

   23 гыйнвар көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Матбугат йортына килде.

Матбугат йортын ремонтлаячаклар!Матбугат йортын ремонтлаячаклар!
Матбугат йортын ремонтлаячаклар!

23 гыйнвар көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Матбугат йортына килде.

   Төбәк җитәкчесе бинаның техник халәте, журналистларның эшләү шартлары белән танышты, шулай ук типография цехын карады.

   Матбугат йорты 1972 елда ачылган. Биредә 22 даими дөнья күреп килүче республика басмалары редакцияләре урнашкан. 2024 ел башына аларның гомум тиражы 54 мең данәгә җитә.

   Редакция-нәшрият корпусында 480 хезмәткәр эшли. Башкортстан Башлыгы журналистларның кабинетларын карады һәм яшь белгечләр белән аралашты.

   Ярты гасырдан артык вакыт эчендә Матбугат йортында бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән, редакцияләрнең бүлмәләре уңайсыз планировкага ия, ә көзен кабинетларда салкын була. Матбугат йортының инженер челтәрләре дә инде бик таушалган.

   Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчесе Максим Ульчев Радий Хәбировка әнә шулар хакында җиткерде.

   2021 елда узган “Медиайыйын”да Башкортстан Башлыгы Уфаның Матбугат йортына капиталь ремонт үткәрү өчен дизайн-проект әзерләргә кушкан иде.

   -2024 елда Матбугат йортына капиталь ремонт ясау өчен проект-смета документациясен әзерләячәкбез. Бу максатка республика казнасыннан без 6,8 миллион сум акча алдык, - диде Максим Ульчев.

   Төзү-ремонт эшләрен 2025 елда башлаячаклар. Аңа ярашлы, бинаның тышкы йөзе, эчке планировкасы һ.б. үзгәрәчәк, инженер коммуникацияләре алыштырылачак. Биредә шулай ук яңа ашханә, актлар залы, матбугат үзәге һәм киңәшмәләр залы барлыкка киләчәк.

   Бу көнне республика башлыгы гәзит-журналларның редакторлары белән дә очрашты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас