Җәмгыять
22 гыйнвар 2024, 15:41

Ярдәмебез егетләргә көч бирер

Илеш районы Үрмәт авылы халкы 200дән артык окоп шәмнәре ясаган.

Ярдәмебез егетләргә көч бирерЯрдәмебез егетләргә көч бирер
Ярдәмебез егетләргә көч бирер

Илеш районы Үрмәт авылы халкы 200дән артык окоп шәмнәре ясаган.

“Бердәм Русия” партиясе әгъзалары һәм авыл активистлары кышкы озын кичләрдә махсус хәрби операциядәге якташлары турында кайгырта.

-Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ватсап төркеме аша халыкка консерва банкаларын ташламауларын сорап мөрәҗәгать иттем. Аның ни өчен кирәклеген белгәч, ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр булды. Әлегә парафин алырга акча юк дигәч, акча күчерә башладылар. Нәҗитәдә 50 мең сум җыелды, - ди активист Лилия Хафизова.

Парафин алганнар, банкалар китергәннәр, ә уенчыклардан бушаган катыргы тартмаларны фитиль өчен кулланганнар. Эшләве авыр түгел – катыргыны кискәләргә һәм банкаларга салып, парафин коярга. Шуңа күрә ярдәмләшергә барысы да килгән – олысы да, кечесе дә. Берсе дә читтә калмаган.

-Безнең авылдан 11 кеше СВОда. Егетләр окоп шәмнәренең алыштыргысыз әйбер булуын сөйли. Аның ярдәмендә солдатлар җылына да, ашарга да әзерли, киемен дә киптерә. Чак кына чокып куйсаң, ул тыштан дошманга да күренми. Әле менә 50 кг чимал көтәбез һәм эшебезне дәвам итәчәкбез, - диләр волонтерлар.

Шәмнәр генә түгел, уңган Үрмәт халкы солдатлар өчен тукмачлар да кисеп әзерли.  

-Тукмач кисү уе күптән бар иде, декабрьдә үк 15 йомыркага беренче партия тукмач җәеп кистек. Каникулларда планны арттырырга булдык. Нәтиҗәдә 10кгдан артык тукмач кисеп, киптереп, контейнерларга тутырып куйдык. Беезнең ярдәмебез егетләргә көч бирер һәм алар тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтыр дип ышанабыз, - ди китапханәче Инзидә Саттарова.

Ярдәмебез егетләргә көч бирер
Ярдәмебез егетләргә көч бирер
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас