Җәмгыять
22 гыйнвар 2024, 15:13

Рәхәтләнеп ял итәр урыннар арта

Мәсәлән, 2023 ел ахырында “Төмәнәк” беренче кунакларын кабул итте.

Рәхәтләнеп ял итәр урыннар артаРәхәтләнеп ял итәр урыннар арта
Рәхәтләнеп ял итәр урыннар арта

Башкортстанда көзге-кышкы вакытта 37 номерлык 10 туристик объект куллануга тапшырылды. 2024 елда тагын 19 районда һәм бер шәһәрдә 564 номерлык 46 проектны тормышка ашыру каралган. 2022-23 елларда 53 проект ярдәм алган һәм 600дән артык номер булдырылган. Бу эшләр “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында башкарыла.  

Хәзер рәхәтләнеп ял итим дисәң еракка барасы түгел. Төбәкнең эшкуарлары ел әйләнәсенә уңайлы шартларда ял итү өчен шартлар тудыра.

Мәсәлән, 2023 ел ахырында “Төмәнәк” беренче кунакларын кабул итте. Эшкуар Фәнир Галимов 1,5 млн сумлык грантка һәм 1,5 сумлык шәхси инвестиция акчасына ел әйләнәсенә куллану өчен 2 модульле йорт тергезде. Шулай ук “Төмәнәк” ял йорты җирлегендә 5 эко-йорт, мунча, балалар һәм волейбол мәйданы, рестораны бар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас