Җәмгыять
22 гыйнвар 2024, 08:15

Чаңгы шуарга дип кенә киткән...

51 яшьлек ханымга нәрсә булган соң?

Чаңгы шуарга дип кенә киткән...Чаңгы шуарга дип кенә киткән...
Чаңгы шуарга дип кенә киткән...

Уфада коткаручылар 51 яшьлек чаңгычы хатынга ярдәмгә килгәннәр. Шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ханым урманга чаңгыда йөрергә чыккан. Бераздан аның хәле начарланган. Көч-хәл белән ул үзенең хәле турында туганына хәбәр итә алган. Тегесе ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан.

    Шулай итеп, эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм бригадасы хатынга ярдәмгә килгәннәр. Бер чакрым  чамасы алар зыян күргән хатынны “03” хезмәте машинасына кадәр алып килгәннәр. Анда инде аны табиблар кулына тапшырганнар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас