Җәмгыять
20 гыйнвар 2024, 12:44

"Аргамак"ка юллар ак

20 гыйнварда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дүртөйле районында эш сәфәре вакытында "Аргамак"ат-спорт комлексында булды.

https://glavarb.ru/rus/ "Аргамак"ка юллар акhttps://glavarb.ru/rus/ "Аргамак"ка юллар ак
"Аргамак"ка юллар акhttps://glavarb.ru/rus/

20 гыйнварда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дүртөйле районында эш сәфәре вакытында "Аргамак"ат-спорт комлексында булды. Комплексның директоры Илшат Мәхмүтов әйтүенчә, клуб 1983 елда Карл Маркс исемендәге колхоз базасында оештырылган. 90 нчы елларда комплекс авыр чор кичерә. Әмма 1996 елда аның икенче тормышы башлана - авыл хуҗалыгы предприятиеләре беренче спорт атлары сатып алып бүләк итә. Клуб ике спорт мастеры, ун спорт мастерына кандидат, торле разрядлы спортчылар тәрбияли. "Аргамак" ат-спорт комлексы вәкилләре әле дә сынатмый, халыкара, республика һәм федераль турнирларда уңышлы чыгыш ясый . Комплексның түбәсе ябылган манежы, 60 урынлык ике сарае һәм конкур басуы бар. Комплекс берьюлы берничә юнәлештә эш алып бара. Мәгариф министрлыгы буенча балалар өчен өстәмә белем бирү үзәге эшли. Спорт министрлыгы линиясеннән ярышлар оештыру һәм катнашу, сәламәтлек саклау ягыннан исә сәламәтлекләре чикле балалар өчен иппотерапия оештырылган. Радий Фәрит улы комплексны карады, Наҗар Нәҗми исемендәге гимназиянең "шәйморатов" сыйныфында укучылар белән аралашты. Аларны 21 гыйнвар көнне Уфа шәһәренә "Салават Юлаев" белән "Амур" командасының уенын карарга чакырды.

Клубта 2011-2013 елларда ремонт ясый башлаганнар һәм ясап бетерә алмаганнар. Түбәсе ябылган манежны модернизацияләп бетерергә кирәк. Радий Хәбиров 2024-2025 елларда 20 әр миллион акча бүлергә боерык бирде.

Чыганак:glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас